Безнекеләрне бел!

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Лаеш районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары дзюдо буенча ачык Казан беренчелегендә призлы урыннар алдылар.

Турнирда якын-тирә районнардан 130 кеше катнашты. Габишево (тренер Илнур Гарипов), Сокуры (тренер Рөстәм Насыйбуллин) һәм Нармонка (тренерлар Роберт Борһанов һәм Ранил Галиәкбәров) көрәшчеләре яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Эвелина Рамазанова һәм Снежана Сытова үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннар яуладылар. Ислам Сабитовка көмеш медаль тапшырдылар. Вартитер Гюласарян, Әнвәр Гарипов, Маргарита Зубарькова, Алинә Хәмидуллина һәм Кирилл Морозов үз үлчәү категорияләрендә бронза призерлар булдылар.

1 һәм 2 урын алган спортчылар 27-28 ноябрьдә Казанда үтәчәк “Здоровые дети – счастливое будущее“ команда турнирына сайлап алу үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International