Язылган өчен ipad!

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

“ТАТМЕДИА“ АҖ үз укучылары өчен яңадан “Ipad на подписку!“ акциясен игълан итә. Беренче тапкыр төп приз – iPad оту шансы, язылган басмалар суммасына бәйсез төстә, барлык катнашучылар өчен бертигез булачак. Газета-журналга язылу квитанцияләре күчермәләрен җибәргән укучылар призлар: санлы фотоаппаратлар, акция иганәчесе – Кукмараның тимер савыт-саба заводыннан савыт-саба җыелмалары һәм, әлбәттә, төп приз ipad уйнатуда катнашачак.

Моннан тыш, Татарстанның һәр районында “ТАТМЕДИА“ АҖ басмаларына максималь суммага язылган берәр укучы билгеләнәчәк. Акциянең төп шарты элеккечә кала – 2015 елның 30 декабренә кадәр “ТАТМЕДИА“ АҖнең кимендә өч басмасына язылырга кирәк (срогы 6 айдан да ким булмаска тиеш),

Акциядә катнашучы басмалар исемлеге белән, шулай ук шартлар белән тулыракwww.tatmedia.ru сайтында танышырга була.

Акциядә катнашу өчен язылу квитанцияләре күчермәләрен (яки газетага язылган өчен  он-лайн түләү турында язманы) түбәндәге адреска җибәрегез: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт яки podpiska@tatmedia.ru. Үзегезнең телефон номерыгызны һәм “Акция“ билгесен күрсәтегез.

Призлар 2016 елның 12 февралендә уйнатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International