“Туган авылым минем каршымда...“

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бәйрәм көннәрендә Кече Елга мәдәният йорты гөрләп торды. 6 ноябрь көнне аның залында алма төшәрлек тә урын юк иде.

Бу кичтә туган ягыннан читтә яшәүче авылдашларыбыз катнашында “Туган ягы кирәк кешегә” дип аталган концерт булды. Концертта авылдан 10, 20, 30 ел элек чыгып киткән җырчылар катнашты. Аларның һәркайсының чыгышы үзенчәлекле, күңелләрне кузгатырлык тәэсир калдырды. Концерт барлык тамашачыларны яшьлекләренә алып кайтты.

Тамашачылар концертны оештырган мәдәният йорты хезмәткәрләре З.Габдрахмановага, Г.Гатауллинага һәм Р.Вәлиуллинага бик зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Чыннан да, бу кичәнең рухы әле бик озак искә төшеп сагындырыр һәм күңелләрне җылытыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International