Анастасия Волочкова Лаеш балалары өчен биеде

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләрне “Әкият“ курчак театрына танылган балерина Анастасия Волочкованың “Симфония добра“ хәйрия концертына чакырдылар.

Алар белән бергә республика балалар йортлары һәм интернат мәктәпләреннән, уллыкка алу һәм гаилә төзүгә ярдәм итү үзәкләреннән тагын 200 гә якын бала атаклы балеринаның кабатланмас чыгышы белән хозурланды. Концертта шулай ук Казанның балалар бию һәм спорт коллективлары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International