Татарстан Президенты РФ субъектлары башлыклары илкүләм рейтингында өченче урынны алган

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәргән Россия төбәкләре җитәкчеләре эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелгән РФ субъектлары башлыклары рейтингында өченче урынны биләгән.

Рейтингы төзегән вакытта тикшеренүчеләр ачык чыганаклар һәм инсайдерлык мәгълүматларыннан файдаланган, әмма "Рейтинг" белгечләре төп игътибарны төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә биргән. Нәкъ менә әлеге чыганак тикшеренүнең ахыргы нәтиҗәсен билгеләгән.

Рейтингта беренче урынны Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев алган, икенче урында - Белгород өлкәсе башлыгы Евгений Савченко.

Экспертлар ассызыклаганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 13 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре буенча, сайлаучыларның күпчелек тавышын җыеп (94,4 процент) өстенлек итүче сәяси фигура статусын раслаган. Ул гына да түгел, аның йогынты ресурсы Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлаганда "Бердәм Россия"нең ышанычлы җиңүен тәэмин иткән.

Сайлаулардан соң Рөстәм Миңнеханов көчен икътисади бурычларын хәл итүгә юнәлдергән һәм янә инвесторлар җәлеп итә белүен күрсәткән: ул "Алабуга" махсус икътисади зонасында "3М Волга" заводын ачкан. Экспертлар "КАМАЗ" белән Кытайның "Hawtai Motor Group" корпорациясе белән килешү имзалауны да казаныш сыйфатында билгеләп үтә. Ниһаять, Рөстәм Миңнехановның патриотик башлангычы да уңай имидж нәтиҗәсен бирә ала: ул, Россия авиакомпанияләренә финанс теләктәшлеге йөзеннән, Татарстан җитәкчеләренә эш сәфәрләре вакытында чит ил авиакомпанияләре хезмәтеннән файдалануны тыйган, диелгән тикшеренүдә. 


http://www.tatar-inform.ru               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International