Казанда яшәүченең бик тә яңа тотылган балык ашыйсы килгән. Ул Яушыйкка килеп закон белән тыелган аерым багор кулланып Мишәдә балык тотудан башка нәрсә уйлап таба алмаган.
-Вафинның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә биологик байлыкларга дүрт мең сумнан артык суммада зыян китерелгән, - дип хәлгә аңлатма бирә Лаеш районы прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов. - Моңа охшаш җинаятьне тагын ике казанлы эшләгән. Прокуратура таләбе белән алар барысы да биологик байлыкларга китерелгән зыянны капладылар.