Лаеш футболчылары республиканың иң яхшы командалары бишлегенә керде

2015 елның 13 ноябре, җомга

Көзге каникул көннәрендә Балык Бистәсендә 12-13, 14-15, 16-17 яшьлек укучылар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының зона беренчелекләре үтте. Аларда республиканың тугыз районы спортчылары катнашты. Лаеш районы данын балалар-үсмерләр спорт мәктәбе футболчылары яклады. 14-15 һәм 16-17 яшь төркемендәге безнең үсмерләр бронза яуладылар, ә 12-13 яшь төркемендәгеләр дүртенче булды.

Командалар белән тренер-укытучылар Сергей Праслов, Дмитрий Окунев һәм Евгений Карсалов шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International