Һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә

2015 елның 13 ноябре, җомга

Көн дәвамында бүген вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда – бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

 

Татарстанда уртача һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Иң салкын температура республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында көтелә.


Казанда шулай ук болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.

14 ноябрьгә каршы төндә сизелерлек суыта – һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә. Кар ява, юлларда бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International