Казан федераль университеты уку йортын халыкара аренада үстерү өчен яңа логотибын раслады.

Яңа логотипның эскизы уку йортының гыйльми советында расланган. Уку йортының эмблемасын үзгәртү тәкъдиме белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы чыккан.
Яңа логотип – Зилант рәсеме. Аның тәпиендәге факел – мәгърифәт, аң-белем һәм агарту символы. Чагыштыру өчен элеккеге логотипны да тәкъдим итәбез.
