Беренче сыйныф укучысы смартфон отты

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда чираттагы “Мәдәният дәресе“ үтте. Анда “Мәдәният дәресе турында иң яхшы хикәя“ конкурсының төп бүләге тапшырылды.

Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеген бастыручылар – “Татармультфильм“ берләшмәсе “Стрела наследия“ мультипликацион сериалның беренче һәм икенче серияләрен тәкъдим итте. “Татармультфильм“ берләшмәсе вәкиле “Мәдәният дәресе турында иң яхшы хикәя“ конкурсының нәтиҗәләрен игълан итте. Лаешның 2нче мәктәбе беренче сыйныф укучысы Айдинә Сәфәргалиева аның җиңүчесе булды. Студия директоры Азат Ганиев аңа төп призны – заманча смартфон тапшырды.

Аннан соң балалар музей хезмәткәрләре әзерләгән интерактив программада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International