Лаеш гимназиясе укучылары роботлар ясый

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Гимназия тарихындагы беренче робот күрсәтелгән траектория буенча ышанычлы төстә атлап китте. Ул класс бүлмәсе идәнендә ясалган лабиринт борылышларын хаталарсыз үтте.

Акыллы техниканың авторы – унберенче сыйныф укучысы Елизавета Тухтина – мәктәп базасында күптән түгел ачылган «Робототехника» берләшмәсе әгъзасы.

Мәктәптә техник түгәрәкләр барлыкка килү мәктәпләр базасында техник берләшмәләрне үстерү буенча проектларның республика конкурсында җиңгәннән соң мөмкин булды. Проект авторы – мәктәп директорының сыйныфтан тыш эшләр буенча урынбасары Людмила Никифорова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International