Көндез бераз җылыта

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 16 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән көчсез буран чыгу ихтималы бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.

 

Татарстан буенча уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 1-6 градус салкын булачак. Иң салкыны республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында күзәтелә.

 

Казанда шулай ук болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булачак. Көндезге һава температурасы 2-4 градус салкын булыр, дип фаразланыла.
 

17 ноябрьгә каршы төндә Татарстанның күпчелек районнарында кар явачак. Һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә. Көньяк-көнчыгыш районнарда 12 градуска кадәр суыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International