Күпчелек районнарда кар ява

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстанның күпчелек районнарында бүген бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин, сак булыгыз.


Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус салкын булачак. Казанда исә 2-4 градус чамасы салкын булыр, дип фаразланыла.


18 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Кар ява. Һава температурасы 9-13 градус салкын булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International