Һава температурасы 13 градуска кадәр төшә

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 18 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Аерым районнарда кар ява.

 

Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә. юлларда бозлавык саклана.

 

Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 4-9, көнчыгыш районнарда 13 градуска кадәр суыта. Көндез 3-8 градус суык булачак.


Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә – 6-9, көндез исә 4-6 градус салкын булыр, дип фаразланыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International