Татарстанның экс-прокуроры Сәйфихан Нәфиев истәлегенә көрәш турниры була

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

20- 21 ноябрьдә Чүпрәленең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында Татарстанның экс-прокуроры С. Х. Нәфиев истәлегенә багышлап шәхси- команда беренчелегенә татар-башкорт спорт көрәше буенча традицион турнир үткәрелә.

Ярышлар 32, 36, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75 һәм аннан да югарырак үлчәү авырлыгында узачак. Турнирда 1998 елда туганнар һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр катнаша ала. Көрәшчеләрне үлчәү буенча мандат комиссиясе 20 ноябрьдә иртәнге 8 сәгатьтән эшли башлый. Көрәш яратучыларны һәм җанатарларны залга чакырабыз, дип игълан итте районның “Туган як” басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International