Казан аэропортында “Боинг” һәлакәтенең еллыгына багышланган матәм чаралар үтте

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Кичә “Казан” халыкара аэропортының икенче терминалы янында “Мәскәү-Казан” рейсының Боинг-737 самолеты һәлакәтенең еллыгына багышланган матәм чаралар үтте.

Шул котылгысыз рейстан кайтмаганнарның туганнары һәм якыннары һәлак булганнарны искә алырга җыелдылар. матәм чараларда катнашканнарга психологик ярдәм күрсәтер өчен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең психологлары, шулай да ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы психологлары мемориал янында кизү тордылар.

Йола башында бөтен 50 һәлак булганны исемләп искә алдылар. Шулай ук авиакатастрофа корбаннарының исемнәре һәм фамилияләре кара гранитка язылган мемориалга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, һәм башка рәсми шәхесләр чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International