“Кама ягы“ газетасы редакциясе иң яхшы авторлык кар фигурасына яңа ел конкурсы башлану турында игълан итә. Үз скульптураларыгызның фотосурәтләрен редакциягә Ленин урамы, 31 йорт, 1кат адресы буенча китерегез яки novayakama@yandex.ruэлектрон адресына җибәрегез.
Конкурс 20 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр үткәрелә. Җиңүчене газета сайтында һәм безнең ВКонтакте битендә тавыш бирү юлы белән укучыларыбыз сайлаячак. Тавыш бирүгә йомгак ясау – 25 декабрьдә. 28 декабрьдә төп бүләк – планшетны тапшыру тантанасы булачак. Конкурста Лаеш районында яшәүче бар кеше катнаша. Фантазиягезне эшкә җигегез, уйлап табыгыз, иҗат итегез!