Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә

2015 елның 20 ноябре, җомга

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 20 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республиканың кайбер районнарында төнлә булган буранны иртән һәм көндез кар, юеш кар алмаштыра. Урыны белән буран кабатланырга мөмкин. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Көньяк-көнчыгыш тарафтан  көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Татарстанда көндезге һава температурасы көньяк-көнчыгыш районнарда 9 градуска кадәр төшсә, республиканың көньяк-көнбатышында 1-4 градус кына булачак.

Казанда да кар ява, көндезге сәгатьләрдә 2-4 градус салкын булачак.

21 ноябрьгә каршы төндә кар, урыны белән буран булачак. Көчле җил. Һава температурасы 2-10 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International