Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 25 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, республиканың кайбер районнарында кар явуы көтелә.
Көньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда – бозлавык.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 2-7, көндез – 0-3 градус салкын булачак.
Казанда бераз кар явуы көтелә. Төнге сәгатьләрдә – 2-4, көндез исә 0-2 градус салкын булыр, дип фаразланыла.