Сокурылылар якташыбыз истәлеген мәңгеләштерәләр

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Киләсе елда безнең бөек якташыбыз, атаклы дәүләт эшлеклесе, шагыйрь һәм мәгърифәтче Гавриил Романович Державин вафатына 200 ел тула.

Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә сокурылылар Державин исемендәге парк булдырырга һәм ватандашыбызга һәйкәл куярга уйлаганнар. Сокурының Державиннарның нәселдән килгән утары булганлыгы һәркемгә мәгълүм, ә эшмәкәр Юрий Чаплыгин реставрацияләгән чиркәүдә шагыйрьнең әти-әнисе никахлашкан.

Державин истәлеген мәңгеләштерүгә меценатлар зур өлеш кертәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International