Танылган артистлар авыл клубында чыгыш ясый

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Ташкирмән мәдәният йорты актив эш алып бара. Капиталь ремонттан соң моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә җирле үзешчән артистларны да, Татарстанның танылган җырчыларын да күрергә була. Мәсәлән, Ринат Рәхмәтуллин, Вадим Захаров концертлары тулы залларда узды.

Исегезгә төшерәбез, ремонт ТРның социаль-мәдәни тармак учреждениеләрен капиталь ремонтлау Программасы кысаларында һәм Лаеш районының финанс ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International