Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 26 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3-8, көндез 1-6 градус салкын булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 4-7, көндез исә 1-4 градус салкын булыр, дип фаразланыла.
27 ноябрьгә каршы төндә кар, юеш кар ява. Җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак.