Ноябрьнең соңгы көне буранлы булачак

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 30 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республиканың кайбер районнарында көндез кар, юеш кар явуы һәм җиңелчә буран чыгуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көндез аның көчәю ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана.

 

Татарстанда көндезге һава температурасы 1-6, Казанда исә 1-4 градус салкын булачак.

1 декабрьгә каршы төндә кар ява, һава температурасы 6 градуска кадәр түбән төшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International