Бу көннәрдә “Хәерби“, “Йолдыз“ һәм “Атабай“ агрофирмасының ремонт остаханәләрендә чираттагы сезонда эшләгән авыл хуҗалыгы техникасын торгызу графикны узып алып барыла.
Салкыннар башланганчы хуҗалыкларда ремонт сезонының беренче этабын төгәлли алдылар. Тырмаларны әзерлек сызыгына куеп, ремонтчылар, вакытны югалтмыйча, чираттагы бурычны үтәүгә – культиваторлар һәм чәчкечләрне торгызуга керештеләр. Район буенча тулаем алганда тырмаларны әзерләү бүгенге көнгә 66% ка үтәлгән.
Татьяна Никонова