Эшмәкәрләр игътибарына

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 2016 елда 2015 ел эш нәтиҗәләре буненча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын өзлексез федераль статистик күзәтү үткәрәчәкләр.

Өзлексез күзәтү хуҗалык итүче субъектларның түбәндәге категорияләренә кагыла: коммерциячел корпоратив оешма булган юридик затлар; юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелгән потребкооперативлар; шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве узган крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары; шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве узган һәм юридик зат булдырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы физик затлар.

Тулырак мәгълүматны Татарстанның www.tatstat.gks.ru сайтында яки 8 (84378) 2-55-21, 2-56-59 телефоны аша Лаешның статистика бүлегендә белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International