Лаеш районында балыкчылар бозда агып китте

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Узган шимбәдә иртәнге 11ләр тирәсендә Макаровкадан ерак түгел Кама елгасында боз кисәге ярдан аерыла. Тугыз балыкчы биш километрга ярдан бүленеп кала.

Ярты сәгать эчендә әлеге балыкчыларны ТР МЧС отряды коткаручылары һәм Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре эзләп таба. Һава мендәрле ике суднодабарысы да ярга чыгарыла.

Шәхесләре ачыкланганнан соң барлык коткарылганнарга су объектларында иминлек кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International