Бурычлыларның канализацияләрен ябачаклар

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Коммуналь хезмәтләргә явызларча түләмәүчеләр белән көрәштә яңа “КИТ“ җайланмасы ярдәмгә килә.

Быелның ноябреннән бурычлылар квартирларында канализацияне ябу кулланыла. Коммуналь хезмәтләрдән намуссыз файдаланучыларны канализациядән өзү өчен алар квартирына керү мәҗбүри түгел: монтаж читтән торып йорт түбәсеннән яки подвалдан башкарыла. Яңа җайланма ярдәмендә билгеле бер квартира томалагыч белән өзелә. Шуңа күрә әлеге процедура күршеләргә берничек тә кагылмый.

Өзү процессы инде башланган: узган көннәрдә мондый кырыс чара Лаешта ике, 25 Октябрь исемендәге поселокта алты квартирда кулланылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International