Лаеш районы фермеры үз көче белән ферма төзи

2015 елның 4 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы фермеры Эдуард Гобәйдуллин үз көче белән терлекчелек бинасы төзи башлаган һәм ул аны 2016 елда төзеп бетерергә уйлый. Бүгенгә төзелешнең 60 проценты башкарылган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Гаилә фермасын файдалануга керткәч, фермер ел саен 20 тоннадан артык сыер ите сатуга чыгарачак.

Аның хуҗалыгында 130 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 15 баш сыер бар.

Әлегә фермер ит сату белән шөгыльләнә, ә киләчәктә сөт җитештереп, аны сату белән дә шөгыльләнергә уйлый. Моннан тыш, 2016 елда Казанда кибет ачып, үз продукциясен шунда сатарга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International