Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 8 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран булу ихтималы бар. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге төнлә секундына – 18-23, көндез 15-20 метрга кадәр җитә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан буенча уртача һава температурасы төнлә һәм көндез дә бер үк төрле булачак – 2-3 градус җылы. Казанда исә 0-2 градус җылы булыр дип фаразланыла.
9 декабрьгә каршы да бераз гына суыта – 0-5 градус чамасы салкын булачак.