Пенсионерларга курслар тәмамлау турында сертификатлар тапшырдылар.

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Лаешның 2 нче мәктәбенә компьютер нигезләре курсларына йөргән өлкән кешеләр ПК дан ышанычлы төстә файдаланучы булдылар.

Алар компьютер белән эшләү, Интернетка чыгу күнекмәләре алдылар, онлайн режимда Ерак Көнчыгышта, Украинада, Америкада һәм башка илләрдә яшәүче туганнары белән аралашырга өйрәнделәр.

Өченче яшь университетын тәмамлаучыларны Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Алешина, “Россия пенсионерлар берлеге“ иҗтимагый оешмасының Лаеш районы буенча рәисе Лидия Грабалина котлады. “Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева ПКдан файдаланучы пенсионерларга партиянең җирле бүлегеннән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International