Бераз гына салкынайта

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген –  9 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак, урыны белән буран чыгарга да мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең вакыты белән секундына 15-18 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы да бар, диелә. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда бүген 0-5 градус чамасы салкын булачак. Казанда һава темпеоатурасы 1-4 градус салкын булыр дип фаразланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International