Рәхмәт хисе белән

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

“Бердәм Россия“ партиясенең Лаеш җирле бүлеге районыбызның иҗтимагый-сәяси тормышы көзгесе булган газетабызны 95 еллык юбилее белән котлый. Һәр көнне әһәмиятле вакыйгалар, төрле очрашулар була,  күп кенә чаралар үткәрелә. Ә боларның барысын да массакүләм мәгълүмат чараларында дөрес яктырту бик мөһим. Районыбызның бүгенгесе һәм киләчәге газета хезмәткәрләре хезмәтенә, аларның инициативасына һәм җаваплылыгына бәйле. “Камская новь“ның бу данлы юбилее газета хезмәткәрләре, барлык газета укучылар өчен истә калырлык вакыйга булсын һәм киләчәктә район муллыгы өчен хезмәткә импульс булып торсын.

“Бердәм Россия“ партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International