Кешеләргә шатлык алып киләләр

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татар Сараланы авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә кабат йөреп чыктылар.

Битараф булмаган кешеләр десанты биш өйдә булдылар. Акциядә катнашучылар салкын тиюне профилактикалау һәм дәвалау, сәламәт яшәү рәвеше буенча файдалы киңәшләр бирделәр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нинди хокуклардан файдалануын искә төшерделәр. Акциядә катнашучылар үзләре кунакта булган һәр инвалидка бүләкләр бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International