Татарстанда җылы һава торышы саклана

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Кыш килергә ашыкмый. Декабрь аеның уртасына якынлашып килүгә карамастан, Татарстанда җылы һава торышы саклана.

 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 14 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда кар ява.  Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә, юлларда бозлавык саклана.

 

Бүген Татарстанда көндез уртача 0-1 градус салкын булыр дип фаразланыла. Казанда 0дән 2 градуска кадәр җылыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International