Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 15 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән бераз кар явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда – бозлавык.
Татарстанда уртача һава температурасы күпчелек районнарда төнлә – 4-9, ә көнчыгыш районнарда, аязган вакытта – 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 2-5, урыны белән 7 градуска кадәр салкын булыр дип фараз кылына.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 5-7, көндез – 2-4 градуска кадәр салкынайта.
16 декабрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар яву ихтималы бар. Һава температурасы 10 градуска кадәр түбән төшә.