Район Советының Зур залында 17 декабрьдә Лаеш муниципаль район Советы сессиясе булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2016 елга район бюджеты проекты турында; “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы“ муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында“ Совет карары проекты турында; Лаеш муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру турында; 2016 елга Советның эш планы турында.