Салкыннар килә: температура 21 градуска кадәр төшә

2015 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 18 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар явачак. Төнге сәгатьләрдә буран чыгу ихтималы да бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.


Татарстанда уртача һава температурасы төнлә һәм иртәгә иртән 11-16, аязган вакытта 19 градуска кадәр түбән төшә. Көндез бераз гына җылыта – 9-13 градус чамасы саклана.


Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә – 13-18, көндез 9-12 градус салкын булачак.

 

19 декабрьгә каршы төндә тагын да салкынрак булыр дип фаразланыла. Республикада һава температурасы 12-21 градуска кадәр төшә. Юлларда – бозлавык. Бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International