Лаеш йөзүчеләре республика беренчелеге җиңүчеләре арасында

2015 елның 18 декабре, җомга

Йөзү буенча республика беренчелегендә бар Татарстаннан 400дән артык спортчы катнашты.

“Акчарлак“ бассейнының су юлларында Лаеш районы данын комплекслы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Рәис Садыйков тәрбияләнүчеләре яклады. Безнең команданың бар әгъзаларының үз өстендә гаять зур эше, көн саен шөгыльләнүләре уңыш китерде. Диана Прахова ирекле стильдә беренчелек җиңүчесе булды. Юлия Ржавина һәм Наташа Маслова 1500 м дистанциядә ирекле стильдә беренче өлкәннәр разряды нормативын үтәделәр. Карина Гыйззәтуллина баттерфляй стилендә 200 м дистанциядә икенче урын алды,  Софья Живописцева һәм Юлия Ватагина үз күрсәткечләрен яхшырттылар. Лаеш йөзүчеләре өчен су “җиңел“ булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International