Егетләр көрәш буенча “Ак Барс“ көрәш спорт клубының ачык турнирында үзләрен күрсәтте

2015 елның 18 декабре, җомга

Казанда татамига 8-15 яшь категориясендә чыгыш ясаучы иң көчле көрәшчеләр чыкты. Хәерби мәктәбе укучысы Илназ Зарипов ярышларның чемпионы булды. Рамазан Мөхәммәтҗанов (Имәнкискә) һәм Рамазан Сибгатуллин (Державино) үз яшь һәм авырлык категорияләрендә икенче урын алдылар. Рафис Зарипов (Хәерби) һәм габишеволы егетләр Виктор Морозов һәм Даниял Шабаев бронза медальләр яулады.

Спортчыларның тренерлары Мәссәлим Зыяутдинов, Риназ Гарипов, Фәрит Гаязов, Ильнур Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International