Казанда ел саен үткәрелүче “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2015“ конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Районга җиңүче дипломнарын “Ферекс“ сәүдә йорты“ ЧҖҖ директоры Курмаев Илнур Хәнәфи улы; “ПолиМикс Казан“ ЧҖҖ директоры Вәлиев Ришат Рәшит улы һәм Зарипов КФХ башлыгы Зарипов Гафур Борһан улы алып кайтты.
Конкурс ТР икътисад министрлыгы яклавы белән 2013 елдан үткәрелә. Проектның максаты – үз эшеңне алып баруның һәм җәмгыятьтә эшмәкәр статусының абруен күтәрү, кече һәм урта бизнес үсешенә этәргеч бирү, аның хакимият белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту.
“Алтын йөзлек“-рейтинг түгел. Монда беренчел һәм соңгы урыннар юк. Конкурста җиңүчеләр – алар эшмәкәрлек идеяләрен иң яхшы үткәрүчеләр, эксперт жюри фикере буенча, үз тармагы, кече бизнес һәм тулаем республика икътисади үсешенә күбрәк өлеш кертүчеләр.