Россиянең барлык төбәкләре кебек үк, Татарстан да 2016 елның 1 гыйнварыннан 80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз гражданнарны капиталь ремонтка взнос түләүдән азат итү хокукын алды. Закон буенча, 70 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның, I һәм II группа инвалидларның һәм инвалид балалары булган гаиләләрнең 50% компенсация алу мөмкинлеге бар. Закон тарафыннан капремонт буенча ташламалар хезмәт ветераннары, Чернобыль АЭСында аварияне бетерүдә катнашучылар һәм Семипалатинск полигоны хезмәткәрләре өчен каралган. Бу максатларга төбәкләр федераль бюджеттан ярдәм алачак.