Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бу гыйнвар көннәрендә күңел ачуларны дәвам итәләр

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Аларның тырышлыгы белән үзәк чыршы янында күп балалар җыела. Бала-чага бик теләп күңел ачуларда катнаша. Ә аларны импровизацияләнгән Кыш бабай куәтләп тора, ул күңелле эстафеталарда, дәртле биюләрдә һәм актив уеннарда башлап йөри.
Матур чыршы янында чираттагы күңел ачу чарасы “яңа ел квесты“ булды. Актив катнашучыларга татлы призлар бирелде. Әмма, кем әйтмешли, делу время – потехе час, балаларга иртәгә инде укырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International