Тылсымлы чемодан маҗаралары

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Габишево мәдәни-спорт үзәге белгечләре “Приключения волшебного чемоданчика“ театральләштерелгән балалар тамашасы күрсәттеләр.

Яңа ел шоуы матур, күңелле, чын мәгънәсендә тылсымлы килеп чыкты һәм бәйрәм тамашачыларына күңелсезләнергә ирек бирмәде. Җырлар, шигырьләр, уеннар һәм биюләр түгәрәккә чакырды, кәефне күтәрде.

Приключение волшебного чемоданчика

Спектакльдән соң балаларны Кыш бабай, Кар кызы һәм тылсымлы әкият персонажлары көтә иде.

Барысы да чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрде һәм уйнады. Яңа ел бәйрәмендә кабул ителгәнчә, кунаклар бүләккә тәм-том алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International