Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Лаеш районы Башкарма комитеты бүлекләре һәм ведомство бүлекчәләре катнашуындагы атналык киңәшмә уздырды. Анда төрле өлкә белгечләре үзләренең бүген алып бара торган эшләре хакында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм җитәкчелек тарафыннан хәл ителәсе сорауларны күтәрделәр.
Киңәшмәдә күп балалы гаиләләр турында сүз куптардылар. Лениногорск районында килеп чыккан фаҗигада берничә кешенең, шул исәптән балаларның да үлеме тиешле чаралар күрергә кирәклеге турында әйтә. Шунысы билгеле: әлеге хәлгә кадәр үк инде Лаеш районында күп балалы гаиләләр барлык хезмәтләрнең күзәтүе астында булды. Аларның йортларында янгынга каршы сигнализация урнаштырылган. Күп балалы гаиләләр турында сөйләгәндә, район башлыгы Столбище авылындагы Пузыревлар гаиләсен искә алды: йортларында җылылык бирүне җайга салырга кирәк. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов анда электр котелы урнаштырачаклары хакында әйтте, әгәр рөхсәт алып булса, газ куштыру мөмкинлеге турында да искәртте.
Киңәшмәдә тагын бер мөһим сорау күтәрелде. Табигать бозылган чорда районның коммуналь һәм юл хезмәтләре тиешле дәрәҗәдә эшләргә тиеш. Моңа җаваплы бүлекләр эшнең тәртиптә булуы хакында белгертте, алар бернинди авырлыклар белән дә очрашмыйлар. Михаил Афанасьев яңа техника кирәклеге, аны алу да хакимиятнең ярдәм итәчәген җиткерде. Сонгы көндә узган буран моның мөһим сорау икәненә ишарәли.
Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Гурлихина киңәшмәдә катнашучыларны еллык планнары белән таныштырып узды. Быел һәрвакыттагыча «Каравон» фестивале, Сабантуй һәм чиркәү хорлары фестивале узачак. Башка бәйрәмнәр дә мәдәният бүлеге карамагында, алары да тиешле дәрәҗәдә уздырылачак. Яңа йортлар төзү дә дәвам итә. Тиздән районның берничә авылында яшәүчеләр үзләренең яңа торакларын күрә алачак.
Лаеш район башлыгы матбугат хезмәте