Татар Янтыгы авыл җирлегенең отчет сессиясе булып узды

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

 

Лаеш районында халык җыеннары бара. Кичә ул Татар Янтыгы авыл җирлегендә узды. Сессия эшчәнлегендә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина катнашты.

Җыен алдыннан Илгизә Тимиршина хуҗалыкларында 5 сыер тотучы Яруллиннар гаиләсендә булды. Былтыр авыл Сабантуена килгәч, район башлыгы Михаил Афанасҗев аларга сөт саву аппараты бүләк иткән иде. Моның белән җитәкчелек бүген шәхси хуҗалыкларның авыл үсешенә зур йогынты ясавын ассызыклый. Район башлыгы урынбасары белән аралашканда Мәхмут Яруллин Михаил Афанасьевка рәхмәтен җиткерде.

Халык җыены узган ел капиталь ремонт ясалган Татар Янтыгы мәктәбен бинасында үтте. Былтыргы эшенә нәтиҗә ясап, шулай ук киләсе елга планнар турында авыл җирлеге башлыгы Рәшит Шәмиев чыгыш ясады. Мәктәп белән беррәттән 2015 елда медицина пункты да ремонтланган. Шунысын әйтергә кирәк, авыл мәктәбе 1979 елда төзелеп, 30 ел дәвамында бернинди дә ремонт күрмәгән булган, өстәвенә капиталь ремонт оештырылуы буенча Татарстанда беренче унлыкка керде. Татар Янтыгының һәр урамында ут барлыкка килгән, иске электр чыбыклары яңасына алмаштырылган. Былтыр үзарасалым акчасына авылда 400 метр юл салганнар. Илгизә Тимиршина белдерүенчә, әлеге методика үзен аклады һәм анны быел да дәвам итәргә карар кылынган. Рәшит Шәмиев Брысса елгасын чистарту һәм аның аша күпер салу турында да әйтеп узды. 

Быел да авылны мөһим вакыйгалар көтә. Язын җирле зыяратны койма белән уратып алу күздә тотыла, аның мәйданын зурайту да планда бар. Авыл башлыгы район җитәкчелегенә зыяратка кадәр юл төзү соравы белән мөрәҗәгать итте. Бүген ул бик авыр хәлдә, моны хәл итү өчен ярдәм кирәк. Илгизә Тимиршина халык гозерен Михаил Афанасьевка җиткерәчәк. Авылда юллар салу да дәвм итәчәк, әлеге эштә үзарасалым методикасын кулану зарур. Чишмәләрне дә тәртипкә китерәсе бар.

Авыл халкы «Ашыгыч ярдәм» машинасы юклыгы, почта бүлегендә ремонт юклыгы, урамнарны кардан чистарту, бернинди ярдәмсез яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемалары хакында сораулар бирде. Аларның барысы да район җитәкчелеге тарафыннан игътибарга алынды. Барлык Татар Янтыгында торучылар исеменнән Рәкыя Сабировна Кәримова район башлыгы Михаил Афанасьевка кешеләрнең моң-зарларын аңлап, тиз арада хәл итүе өчен рәхәмәтен әйтте. «Сезнең авылның киләчәге өметле, сез үзегез дә тырыш халык. Яшьләрегезне генә авылда калдырырга тырышасы иде. «Лизинг-грант» сыман программалар бар, үзегезгә табыш китерәчәк эш табыгыз. Җирле эшмәкәрлек белән шәхси хуҗалыклар авылның үсешенә китерәчәк» — диде район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина.

Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International