Державино авыл җирлегенең отчет сессиясе

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Чираттагы халык җыены Державино авыл җирлегендә булып узды. Аның эшчәнлегендә район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Җыен алдыннан район башлыгы Державино авылындагы участок ветеринар пунктын карады. Михаил Афанасьев андагы эш шартларының тиешле дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклады һәм хезмәткәрләре алдында клиентлар табу мәсьәләсе торуы хакында әйтте. Шулай ук ветеринар пунктында эшләүчеләр яхшы хезмәт хакы алырга тиеш, дип белдерде.

 Отчет сессиясе күптән түгел генә «Авыл клублары» дигән дәүләт программасы нигезендә төзелгән яңа мәдәният йорты бинасында узды. Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева үзенең докладында 2015 елда башкарылган эшләр хакында сөйләде һәм агымдагы елга планнар белән уртаклашты. Шунда ук килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен Михаил Афанасьев аның чыгышын берничә мәртәбә туктатып алды. Авыл башлыгына ул Державино урамнарына юл салу буенча испәләүләр ясарга күрсәтмә бирде. Шунысын әйтергә кирәк, былтыр үзарасалым акчаларына таштан юллар эшләнелгән. Мондый ук ысул белән Казан урамының бер өлеше тәртипкә китерелгән. Район башлыгы башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәклеген искәртте: «Юлларны этапларга бүлеп салу зарур. Башта аны таштан җәяргә, ә мөмкинлек килеп чыккач, шунда ук асфальт түшәргә кирәк».

Авыл урамнарын яктырту, электр баганаларын алмаштыру һәм су колонкаларын төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Җиңүнең 70 еллыгына Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган обелиск ремонтланган. Нәкъ 60 ел элек Державинога Куйбышев сусаклагычы зонасындагы Агайбаш авылы халкы күченеп килә, былтыр шул җирле бәйрәмне зурлап уздырганнар. Район башлыгы әлеге күркәм гореф-гадәтне сакларга чакырды. Авыл тормышында аерым урынны умартачылык алып тора, монда 720 бал корты гаиләсе тоталар. Әлеге бизнес белән 11 хуҗалык шөгыльләнә. Михаил Афанасьев белдерүенчә, бүген моның әлеге эшкә күпләр кереп китә, тик бу гына аз, балны сата белергә дә кирәк. Ул авылдагы умартачыларны берләштереп, аларга продукцияне эшкәртү линиясен кую идеясын тәкъдим итте. Үзенең докладында Исламия Камалиева хуҗалыгында 4 сыер тотучы Роза Миңнуллинаны искә алды. «Бүләкләргә!» — дип, район башлыгы отчет сессиясе барышында ук әлеге кешенең тырышлыкларын бәяләде. Халык җыены ахырында ул истәлекле бүләк белән акчалата премиягә лаек булды. Михаил Афанасьев авылның киләчәге гаилә фермалары кулында дип өстәп, халыкны авыл хуҗалыгын үстерү өстендә эшләргә чакырды. Үз ягыннан район җитәкчелеге җир, акча яисә төзелеш материаллары белән ярдәм итәргә әзер булуын белдерә.

Отчет сессиясе барышында яңа ФАП һәм почта бүлекчәсе бинасы төзү мәсьәләсе күтәрелде. Район башлыгы моны тиз арада хәл итәргә тырышачаклары хакында хәбәр итте. Исламия Камалиева 2016 елга каралган планнар белән уртаклашты, алар мондый: таштан юллар җәяргә, электр баганаларын алмаштырырга, җирле күлнең яр буенда тротуар ясарга, хоккей тармасы урнаштырырга һәм балалар бакчасы төзү программасына керергә. Хоккей тармасы өчен урын җыен барышында ук табылды, аны халык үзе мәдәният йорты янындагы җирне тәкъдим итте.  Михаил Афанасьев әлеге фикерне хуплап, коробканы шушы араларда ук куярга әмер бирде. Әлеге эшне ул җирлек депутаты, «Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе» ААҖе генераль директоры Айрат Нәҗмиевка йөкләде. 

Халык район башлыгыннан яңа мәчет бинасы өчен җир сорады. Бүген иске мәчеткә халык сыйса да, авылның тиз үсүе сәбәпле, тиздән монда урыннар гомумән калмаска мөмкин. Район җитәкчесе Исламия Камалиевага кишәрлекне рәсмиләштерегә кушты, әмма Татарстан Диния нәзарәте белән килешеп, булачак мәчетнең проектын эшләргә кирәклегенә басым ясады. Отчет сессиясе ахырында Михаил Афанасьев авыл ьирлеге башлыгыныж эшенщ нтиьщ ясады: «Миңа Державино үзе дә, халкы да ошый, сез тырыш һәм уңган кешеләр. Авылның 19 хуҗалыгында трактор бар, бу — халык нтуган җирләренең үсеше өчен бар көчләрен куярга әзер дигәнне аңлата. Чишеләсе мәсьәләлә җитәрлек, без аларны хәл итәргә тиеш. Безнең алда авылны кеше яшәү өчен уңайлы итү бурычы тора. Һәрберегез туган җирегезнең үсеше өчен тырышсын иде». 2015 елдагы сайлау кампанияләрендә актив катнашканнары өчен ул авыл халкына рәхмәт әйтте,  барысына да сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Ахырдан Михаил Афанасьев Державино мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зариповка һәм авыл мәктәбе директоры Александр Петрович Тарасовка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук йорт хуҗалыкларының Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләрен алды.

Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International