Сокуры авыл җирлегенең отчет сессиясе

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

 

Чираттагы халык җыены Сокуры авыл җирлегендә булып узды. Сессия эшчәнлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.

Иң элек Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков 2015 елдагы эшенә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга булган планнар белән таныштырды. Үзенең докладын ул авылдагы һәр кешегә кагылган уңай вакыйгаларны санап китүдән башлады. Былтыр Сокурыдагы гомумбелем бирү мәктәбе “өстенлек мәктәбе” исемен алган һәм интерактив җиһаз белән бүләкләнгән. Шулай ук авыл җирлегенә, сәләтле балалар өчен бик кирәк булган “Форд” микроавтобусы тапшырылган. 2015 елда Сокурыга Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловның килгән, монда ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән 140 урынлы балалар бакчасы ачылышы тантанасында катнаша. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чараны беренче мәртәбә видеоконференция режимында күрсәтәләр. Бүген балалар бакчасында бер буш урын да юк, хәзерге вакытта яңа чират әзерләнә. Район башлыгы тәкъдиме белән яңа бина янында муниципаль акчага, Сокурыдагы мәчет исеменә тәңгәл, “Юлчы” паркы төзелә.

Былтыр сентябрьдә авыл җирлегендә яшүчеләр чираттан тыш халык җыены оештырган иде, анда алар район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеевны чакырдылар. Чарада җирле зиярат янында кечкенә генә чиркәү төзү, аны чистарту һәм койма белән әйләндереп алу сорауларын күтәреп чыктылар. Анатолий Новиков әйтүенчә, бүген бу эшләр башкарылган, ә чиркәү төзеләчәк, хәзер оештыру процессы бара. Сокуры авыл җирлегенең тагын бер мөһим вакыйгасы — сәнагәть мәйданчыгының эшләп килүе. Анда хәзерге вакытта 15 эшмәкәр үз бизнесын алып бара, ә бу өстәмә эш урыннары һәм җирле бюджетка салымнар дигән сүз. 2015 елда шулай ук юлларны яктыртканнар, чүп өчен бункер белән контейнерлар сатып алынган. Авыл башлыгы әлеге эшләр быел да дәвам итәчәк дип белдерде. Ул район җитәкчесе Михаил Афанасьевка рәхмәтен җиткерде, нәкъ менә аның ярдәмендә Сокурының ике урамында “Чиста су” программасы нигезендә су барлыкка килә.

Сессия ахырында авыл халкы үзләренед сорауларын бирә алды. Аларны Сокурының кечкенә урамнарын кардан чистарту, юлларны төзекләндерү һәм законсыз чүп түгү урынннары проблемасы борчый. Михаил Фадеев аларның барысын да халык файдасына чишеләчәген әйтте. “Социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Лаеш районы республикадагы муниципаль берәмлекләр арасында 3 урынны алды. Безнең алда халык тормышын яхшырту мәсьәләсе тора. Эш барышында нинди генә авырлыклар килеп чыкса да, без үзебезгә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкару өчен бар көчебезне куярга тырышабыз. Быел Г.Р.Державин урамында тротуар ясарга уйлыйбыз, шулай ук якташыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачып, сквер эшләргә планлаштырабыз. Кулыбызда Сокурыдагы күлне чистарту буенча проект та бар. Безнең арада аңлашу булганда, авыл да тизрәк һәм яхшырак үсә. Без элемтәне өзмичә, авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә тиеш” — дип, Михаил Фадеев отчет сессиясен йомгаклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International