Олы Кабан авыл җирлеге Советының отчет утырышы

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

 

Чираттагы халык җыены Олы Кабан авыл җирлегендә булды. Сессия эшчәнлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.

Җыен Олы Кабан авыл җирлеге башлыгы Александр Максимовның 2015 ел нәтиҗәләре турындагы отчеттан башланды, шунда ук ул быелгы планнар белән дә уртаклашты. Шуны әйтергә кирәк, бүген монда 140 урынлы яңа балалар бакчасы эшләп килә, аны 7 ай эчендә сафка бастырганнар. Александр Максимов моның өчен авыл халкы исеменнән район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтен җиткерде. Былтыр шулай ук Олы Кабан урта мәктәбенең түбәсен дә яңартканнар. Үзарасалым акчасына Кече Кабан авылында 768 метр юлга таш җәйгәннәр, ә бюджет хисабына 680 метр асфальт түшәгәннәр. Балалар бакчасына китерүче юлны да тәртипкә китергәннәр. 2015 елда Кече Кабанда модульле технология буенча ФАП ачылган. Бункер мәйданчыгы оештырылган, 18 законсыз чүп түгү урыны юкка чыгарылган, чүп өчен 3 бункер һәм 2 контейнер сатып алынган. Олы Кабан авылындагы күлне дә чистартканнар. Җирлек өчен тагын бер мөһим вакыйга булып “Бенконс” дип аталган Әзербайҗан компаниясенең соклар җитештерү заводы төзи башлавы тора.

Александр Максимов белдерүенчә, халык тормышын яхшырту һәм авылны төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. 2016 елда Олы Кабан урамнарында фонарьлар куячаклар, зыяратларны тәртипкә китерәчәкләр, күл янын матурлаячаклар һәм Олы Кабан урта мәктәбенең тәрәзәләрен яңартачаклар. Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев әйтүенчә, районда халык өчен күп эшләр башкарыла. “Балалар бакчасы, мәктәпләрне ремонтлау, ФАП, юллар, мәдәният йортлары, янгын сүндерү депосы — болар барысы да кешегә кирәк. Без илебездә һәм республикабызда булган барлык дәүләт программаларына да керергә тырышабыз. Халык йөзендәге шатлык чаткыларын безнең эшебезгә иң югары бәя булып тора. Тагын да күбрәк елмаю һәм куаныч күрәсебез килә, шуңа күрә дә күбрәк эшләячәкбез” — дип, Михаил Фадеев район түрәләре алдында бурыч куйды.

Отчет утырышы ахырында авыл халкы район җитәкчелегенә үзләренең сорауларын бирә алды. Олы Кабанда кибет юклыгыннан зарланалар, ипи алам дисәң дә еракка барырга туры килә. Тиздән монда кибет кенә түгел, икмәк пешерү пункты да булачак, дип кешеләрне сөендерделәр. Олы Кабанның ике башын тоташтыручы юл янында тротуар төзергә кирәклеге турында да сүз куерттылар. Халык белдерүенчә, балалар белән аннан үтү мөмкин түгел, аеруча караңгы вакытта күп кеше авырлык кичерә икән. Авыл башлыгы Александр Максимов быел әлеге проблеманы үзарасалым хисабына хәл итеп булачагына өметләнә. Ахырда Кече Кабан авылы халкы яңа ФАП һәм юллар өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International