Хөрмәтле студентлар!
Сезне чын күңелдән Студентлар көне белән тәбрик итәм! Студент вакыты хәтердә кала торган иң күңелле вакытларның берсе булып тора. Әлеге тормыш мәктәбен мин дә кичтем һәм безнең дә күзләребез “яна”, ә күңелдәге уйлар һәм хыяллардан хисләр ташый иде. Мин сезнең үз эшегезнең остасы булуын һәм кешелек сыйфатларыгызны югалтмавыгызны телим. Сез илебезне үсешкә алып барырга һәм яхшыларның иң яхшысы булырга тиешле киләчәк буын вәкилләре. Моның тормышка ашачагына, һичшиксез, ышанам, чөнки безнең яшьләр үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән башкалардан аерылып тора. Яңа үрләрдән курыкмагыз, ярты юлда туктап калмагыз, бернигә дә карамастан алга таба атлагыз!
Безнең илебездә, шулай ук республикабызда сәләтле балаларна ачу һәм яшьләрнең белемнәрен тагын да тирәнәйтү өчен күп эш башкарыла. Боларның бер генә максаты бар — чәчәк атучы ил төзү. Сезнең арагызда язмышын Лаеш районы белән бәйләргә теләүче студентлар да булачагына ышанам. Без сәләтле яшьләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм тормыш юлыгызда зур җиңүләр телим!
Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьев