Полиция Кыш бабае бүләкләр таратты

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрне тикшерүне гадәти булмаган форматта үткәрде.

4 гыйнвардан 15 енә кадәр мондый гаиләләргә полиция Кыш бабае, Кар кызы һәм КДНиЗП әгъзалары барды. Төрле костюмнар кигән Яңа ел персонажлары балаларга татлы бүләкләр тапшырды, комиссия әгъзалары үз карамакларындагыларның торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр. Аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ничек үтәлүе, балигъ булмаганнарның күзәтүсез калу очраклары булу-булмау, әти-әниләрнең алкогольле эчемлекләрне ни дәрәҗәдә еш куллануы кызыксындырды.

Рейдлар нәтиҗәләре буенча әти-әниләрнең балигъ булмаганнарны тәрбияләү, укыту, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларын үтәмәве яки җитәрлек дәрәҗәдә үтәмәве өчен өч административ беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International